БОРЫ’Н ЯФРАКЛАРЫ и. к. борын канатлары. Солдатта, Кавказ тауларында крушениегә эләккән чагында ярылган, һәм соңыннан яра эзе гомергә бетмәслек булып калган киң борынының эре яфраклары селкенергә тотындылар. Г.Әпсәләмов. Мәдинә яшь белән мөлдерәп тулган күзләрен кинәт Нурисламга борды, борын яфраклары, иреннәре калтырады. Ф.Садриев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә