БОРЫНЧЫК и. 1) Кечкенә борын. Курыкмагыз! Мин дә нәкъ шушындый Нәниемне киттем калдырып... Борынчыгы нәкъ шул... күзләре... A!!! Ә.Фәйзи

2) Тешләмәсен яки анасын имә алмасын өчен, эт, бозау, колын, кәҗә бәтие һ.б.ш. хайваннарның борынына кидереп куела торган җайланма. Аннан соң, бүрегә борынчык кигезәсең дә, җитәкләп, йә булмаса ат сыртына салып кайтасың. Р.Батулла. Дөрес, башта шофёр мыгырданган булды. Янәсе, этен борынчыксыз алып бара. Я.Шәфыйков

3) Элпәканатлылар семьялыгына караган бөҗәкләр гәүдәсенең алгы өлешендә урнашкан озынча ук. Төклетураның борынчыгы умарта кортыныкы ише генә түгел: шактый ук озын. Г.Хәсәнов

Борынчык салу к. борынчыклау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә