БОРЫНЧА бәйл. сөйл. Эш-хәлнең исемдә күрсәтелгән шундый әйберләрнең һәрберсендә кабатлануын белдерә; саен, буенча ( өй, йорт, капка сүзләре белән). Авыл төрле хәбәр белән тулды: хәзер алпавытның икмәк амбарларын таларга баралар икән; шуның өчен, өй борынча капчык җыялар икән. И.Гази. Әле син монда сасытып утырасыңмы? Көн буе өй борынча лыгырдап йөреп армадыңмыни? Ф.Бурнаш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә