БОРЫНЛА’У ф. 1) Чәчелгән орлык тишелеп чыгып, җир өстендә күренү, шыта башлау, үренте чыгару. Кар астыннан ала сыер төсле җирнең күренүе була, язгы суган яшәреп борынлый. Ә.Галиев

2) Йомырка кабыгын томшыгы белән тишеп, кош баласы туу. Өч атна дигәндә, йомыркалар борынладылар, берәм-берәм, чебешләр чыга башладылар. А.Алиш

3) күч. Барлыкка килү, туу. Аларның әле тормыш юллары борынлап кына килә. Р.Хафизова

Борынлап бетү Барысы да тоташ борынлау

Борынлап килү Акрынлап, әле яңа гына борынлау. Әдип, дусларча, Гайнанның иңбашына сугып алды: – Менә тагын бер көрәшче борынлап килә! – диде. Г.Бәширов. Тегеләрнең күңелендә борынлап килгән хисләрнең яралгысын ук күрә белергә тиеш ул. М.Маликова

Борынлап чыгу Барлыкка килү; туу. Бәпкәләр борынлап чыгуга, күрше-күлән, якын-тирә авыллар әнигә каз белешә киләләр иде. Д.Гайнетдинова. Сөенечләрне арттыра-арттыра [бөртекләр] борынлап чыктылар да тирә-як киңлекләрне яшеллеккә күмделәр. Н.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә