БОРЫНДЫК и. Тиенсыманнар семьялыгына кергән, аркасында кара сызыклары булган, җирдә өн казып яши һәм кыш көне йокыга тала торган, имезүче кимерүче җәнлек; җир тиене; русчасы: бурундук. Ә җирдә аунап яткан ботакларда яшькелт сары төстәге җәнлекләр – борындыклар йөгерешә. Сызгырырга бик оста икән үзләре. Ә.Маликов. Аучыларга еш кына --- борындык --- җыйган бик күп эрбет чикләвекләрен табарга туры килә. СССР физик географиясе. Кайчак талау-разбойга да бара, борындык оясын таба икән, аның запасларын тартып ала, җае чыкса, хуҗаның үзен тотып ашарга да күп сорамый. Кызыклар дөньясында



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә