БОРЫНГЫ’ЧА рәв. Борынгы замандагы кебек; элеккечә, искечә. Укуым борынгыча, шул заманга караганда шәп барды. М.Гафури. Беләкләренә җиңсә бәйләп, аякларына, эш кешеләредәй, оек-чабата кигән әбиләр; кайсы киндер алъяпкыч япкан, кайсы, билбау урап, башларына борынгыча ак эшләпәләр кигән бабайлар. Г.Бәширов. Ә шулай да минем сине, борынгыча, Сәйфүк дип кенә атыйсым килә. Ә.Еники |