БОРЫНГЫЛЫК и. 1) Борын-борын заманда булган нәрсә, бик күптәннән, борынгы заманнардан ук килгән тарих. Керсә монда берәү, меңәр еллык Борынгылык белән уралыр. Ш.Маннур

2) Борынгы тәртип, йола, гореф-гадәт. Үзеңне лаеклы тот, өйдәгеләр борынгылыкны ярата минем. А.Гыйләҗев

3) Борынгы әйберләр, истәлекләр һ.б.ш. Көн тәртибендә телдәге борынгылык-китапчылык калдыкларыннан, архаик элементлардан ничек котылу һәм халык сөйләме җирлегендәге әдәби тел нормаларын ничек аңлау мәсьәләсе торды. ХХ йөз башында татар әдәбияты



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә