БОРЫНГЫЛАР и. Ата-бабалар, нәсел башлыклары. Әйләнеч булса да, юл яхшы, дип, борынгылар белмичә әйтмәгәннәр шул. Р.Хафизова. Язның бер көне ел туйдыра, дигәннәр борынгылар, чәчүгә әзерлекләр ничек бара, Гайфетдин Гайнетдинович? М.Галиев. Әлбәттә, борынгылар метеоритлар хакында берни дә белмәгәннәр. Г.Гыйльман. Борынгылар, кайгы-хәсрәтне дәваларга иң зур шифа – вакыт, икәнен белми әйтмәгәннәр. Р.Хафизова |