БОРЫНГЫ’ ЗАМАН и. Күптән үткән заман, элекке вакыт, иске заман. Борынгырак заманнарда авыл халкы, игеннәр ишелеп уңсын, бөртекләре авыр, салмак булсынга юрап, орлык белән бергә йомырка да чәчә торган булганнар. Г.Бәширов. Борынгы заман булса, ул үзе мондый шөбһәләргә бирелмәс иде. Г.Ибраһимов |