БОРЫНГЫ с. 1. 1) Бик күптәнге, элекке замандагы. Язгы чәчү алдыннан үткәрелә торган бу бәйрәмнең борынгы болгар ыруларында булуын тагын бер дәлил раслый. Г.Гыйльман. Безнең бик борынгы бабаларыбыз чиктән тыш кыен шартларда яшәгәннәр. Г.Бәширов. Тышкы кыяфәте белән борынгы хан сарайларыннан да гүзәлрәк безнең өй. Р.Ишморат. Борынгы йортлар, биеклекләре белән түгел, ә бизәлү рәвешләре белән генә ярыша алалар. М.Галиев 2) Элекке, баштагы, әүвәлге. Минем борынгы матурлыгым юк. М.Гафури. Борынгы шатлыгың юктыр сүзеңдә, Ничөн хәсрәт күренде йөзеңдә? Дәрдемәнд 2. и. мәгъ. к. борынгы заман. Җаныңны яңа сынауларга әзерләү борынгыдан ук кулланылучы йола һәм ырымнарның берсе булып тора. Ф.Яхин. Менде күккә шулай, төтен булып, Борынгының соңгы билгесе. Ш.Маннур 3. рәв. мәгъ. Элеккечә. Галимә апа белән борынгы кебек сөйләшәсем килә. М.Гафури |