БОРЫ’Н-БОРЫННАН рәв. сөйл. Бик борынгы заманнан, әллә кайчангы вакыттан, бик күптән, электән. Телнең әдәби булмаган төре тарихи яктан борын-борыннан килә. В.Хангилдин. Бу еллар, тирә-юньдәге әйберләрне, борын-борыннан сакланып килгән гадәтләрне, шулай булырга тиеш дип каралган нык законнарны гына түгел, кешеләрнең үзләрен дә үзгәрттеләр. К.Нәҗми. Борын-борыннан, ата-баба заманыннан калган түр сәкене, астындагы каз оялары, тараканнары, шөшле, чабата калыплары белән бергә, ишегалдына чыгарып аттылар да, аның урынына, укытучы кызлары ак шарлы, сыгылма челтәрле тимер кровать белән аяклы тегү машинасы кертеп утырттылар. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә