БОРЫ’Н-БОРЫН рәв. сөйл. Бик борынгы, элекке, күптән үткән. Борын-борын заманда, кәҗә – команда, саескан – сотник, карга – урядник, бүре – патша, байлар түрә булып торган заманда... А.Әхмәт. Борын-борын заманда, юаш хайваннарның, ерткыч җанварларның койрыклары бөтенләй булмаган. А.Алиш. Борын-борын заманнарда, Монда болай бакча булмаган, Ул чагында монда һичбер кеше Килеп сарайлар да салмаган. Ф.Бурнаш |