БОРЫН III рәв. 1. 1) Элек, үткән заманда, бик күптән. Борыннан мондый эшне күп күреп, бик күп ишеткәнгә, Батырның бик исе китми... М.Гафури. Аның борыннан да атлары бик яхшы, арба вә сбруе бик шәп иде. Г.Ибраһимов. Нинди нәсел дип тә булмый аларны, борыннан килгән вак нәсел дә, колхоз вакытында алынган кайбер эре нәселләр дә сугыш вакытында буталып беткәннәр. Ә.Еники 2) Алдан, беренче булып. Туйга барсаң, борын бар; борын барсаң, урын бар. Мәкаль. Икесе дә намазны истән чыгармыйлар, уразаны өч ай борын сөйли вә көтәләр. Ш.Камал. Теләгем күп, ләкин, һәммәсеннән борын, Җир йөзеннән алсаң иде кояш нурын. М.Гафури 2. бәйл. функ. -мас, -мәс формалы фигыль белән килеп, баш җөмләнең хәбәрендәге эшнең иярчен җөмлә хәбәрендәге эштән алда үтәлгәнлеген белдерә. Сикермәс борын «һоп» димә. Мәкаль. Казан тәхетенә Сәхиб Гәрәй чакырылмас борын ук, Кырым Казанны «үз йортыбыз» дип карый башлады. Г.Гобәйдуллин. Эченә кермәс борын каршы алып торган таныш каеннарны күрүгә үк, йөрәк, ничектер, шыгырдап киткән төсле булды. М.Әмир. Чанага утырыр-утырмас борын дилбегәне какты. М.Хәсәнов |