БОРЫН I и. 1) Кеше һәм хайван йөзендәге сулыш алу һәм ис сизү әгъзасы. Бер көнне – борынын канатып, икенче көнне сыртын каезлап кайтаралар. Н.Гыйматдинова. Ул кулын борынына каплады, аннары, ниндидер затлы әйбер тоткандай, канлы учын алга сузды. Ә.Гаффар. Эт, шаян һаулап, тычкан өстенә сикерде һәм инде оясына килеп җиткән корткычны борыны белән җиңел генә төртеп җибәрде. Г.Гобәй. Урманда ук хуш исе борынга бәрелә. Г.Хәсәнов 2) Кош томшыгы. Әйтерсең лә, бүрәнә башы белән яр кырыйларын ишеп, саллар агалар, дулкыннарга канатын тидермичә генә борынын чылатып, акчарлаклар очалар, иртәнге тынлыкта су өстендәге кояш шәүләсенә чабаклар сикерәләр. К.Нәҗми. Борыны, каз бәпкәсе борыны төсле, сап-сары булып очлаеп тора. А.Шамов . Шул арада каргалар, чәүкәләр әллә кайдан гына җиргә килеп төшәләр дә, сарыклар, сыерлар өстенә кунып, үзләренә оя ясау өчен, борыннары белән аларның йоннарын йолкый башлыйлар. М.Гали 3) Көймә, пароход, судно, самолёт һ.б.ның алгы өлеше. Ул арада, монысы узып китәргә дә өлгермәде, Казан ягыннан, үткен борыны белән дулкыннарны ярып, гаскәр төялгән икенче бер пароход килеп чыкты. Г.Бәширов. Ул чакта корабның борынын җилгә, дулкынга перпендикуляр тотарга кирәк. Ә.Хәбибуллин. Безгә каршы чыккан крейсерларның Борыннарын кире борыгыз! Һ.Такташ. Ул арада пароход борыныннан ташланган озын бау, үзенең авыр төенле башы белән, шапылдап, дебаркадерның калай түбәсенә килеп төште. М.Әмир 4) Сыеклык сала торган савыт-сабаның агызу өлеше, су җибәрү җайланмасы. Хупҗамал җиңгәгез белән әрләшеп килдем әле, кабаланып йөргәндә, итәк очы белән эләктереп, самавыр борынын ачкан да бөтен суны агызган. И.Гази. Тып-тын, умывальник борыныннан чутылдап тамчы тамгалый да, келт-келт сәгать йөри. Р.Төфхәтуллин. Кара савытын барып алып, самавыр борыныннан су агызып илтеп бирә. Г.Камал 5) Нинди дә булса әйбернең алгы очы, башы. Аякларында исә борыннары күккә карап торган штиблетлар иде. Ф.Әмирхан. Ул соскыч борынына бераз ясмык оны элгән иде. И.Гази. Сиртмәнең җиргә тиеп торган башы, үзенә тагылган иске тәгәрмәч тугымын, борыны китек балта, тимер кыршау, тагын әллә нәрсәләрне шалтыр-шолтыр өстерәп, югары күтәрелде. Г.Гобәй. [Ана] Чишенмичә йокыга киткән кызының аягындагы борыннары агара башлаган туфлиләрне күргәч, гаҗәпкә калды. Г.Минский 6) сөйл. Җир грушасы, бәрәңге кебек яшелчәләрнең күзчәсе (бөресе). Бәрәңге, борнап, күпме җиргә борынын сузса да, фил булмас. Мәкаль. Бәрәңге борынын сындыру 7) Урынның, җирлекнең ни белән дә булса аерылып, очлаеп чыгып торган кырые, очлы булып беткән чите. Ләкин Калмаш урманы борынына таба сузылып төшкән һәм тез тиңентен үлән баскан ерганак-үзәннәрдә дә әллә ни уңмадылар... Э.Касыймов 8) күч. ирон. Зур борынлы кеше, иң беренче булып, борыны күзгә ташлана торган кеше. – Кара әле, Госман, бу борын нигә синең тирәдә бик күп ышкыла? – дип, чәнчебрәк сорады. Г.Ибраһимов ◊ Борын аркылы (астыннан, эченнән) 1) Теләр-теләмәс, канәгатьсезлек белән сөйләү. Галимуллин, күзлеген сөртеп, саргылт сакалын сыйпап, борын аркылы гына җавап кайтарды. К.Нәҗми; 2) Ишетелер-ишетелмәс, аңлашылыр-аңлашылмас. Кайчак ул, үзенең ләззәтле, яшерен уйларына чумып, борын астыннан гына нинди дә булса бер җыр җырлый, моңаеп, әрәмәлек эчендә йөри, палатадан чыга алмый торган иптәшләренә чәчәкләр җыя. А.Шамов. Украина егете, өй алдындагы бүрәнәгә утырды да, ике кулы белән яңакларын терәп, борын астыннан ниндидер җыр көйләргә тотынды: аның ике бите дә – балаларныкы кебек, чибәр кара күзләре моңсу карыйлар. И.Гази. Борын асты кипмәгән (юеш) к. борыны кипмәгән. Менә без эчик, ә аларның әле борын асты да кипмәгән... Ф.Бурнаш. [Садыйк:] Сез яшь әле, борын астыгыз кипмәгән әле сезнең, ди. А.Алиш. Борын астында к. борын төбендә. Борын астындагын алты ай эзләгән. Мәкаль. Борын астындагын белми, ботак башындагын белә. Мәкаль. Борын астындагыны күрмәү Үз гаебен күрмәү. Борын астындагын күрми, урман артындагын күрә. Мәкаль. Борын астыннан китү Нәрсә дә булса кемнеңдер милкенә әверелергә торганда югалу, аңа эләкмәү. Борын астыннан шудырту Кемнең дә булса милкенә әверелергә, аңа булырга торган берәр нәрсәне яшертен алу. Бер зур нефть җирен, инглизләрнең борын астыннан шудырып, Америка капиталистлары сатып алып өлгерделәр. Ф.Әмирхан. Борын астыңны (астындагын) бел, тикшер Үз гаебеңне бел, кешедән гаеп эзләмә, мәгънәсендә. Борын башына Һәрбер кешегә, кеше саен, җан башына. Әйт Коненкога, борын башына биш-алты фашистны дөмектермичә торып, берәүгә дә үләргә рөхсәт юк. И.Гази. Җиде кеше эшлибез икән, борын башына берәр мең бирәсең. В.Нуруллин. Борын белән бүрәнә тарттыру Гырлап йоклау. «Төнлә борын белән бүрәнә тарттыручылар» дигән данны тагып йөрү әллә мач килде дип уйлыйсызмы? Ф.Хөсни. Борынга борын Кара-каршы килеп, йөзгә-йөз торып. Тыкрык уртасында борынга борын Аю Әхмәте белән очраштылар... Г.Сәгыйров. Борынга борып (бөтереп, төреп) тыгарлык Бик яхшы, әйбәт, югары сыйфатлы. Ә һавасы нинди, борыныңа төреп тыгарлык, ди безнең әткәй. А.Гыйләҗев. Борынга ис керү 1) Дәрт уяну, дәрт керү (яшүсмерләргә карата); 2) Тәҗрибә туплау, дөньяны, тормышны аңлау, аның турында фикер йөртә башлау. Юк, хәзер безгә тәти идеаллар сөйләп алдый алмассың, безнең борынга да ис керде. Н.Исәнбәт. Борынга киртләп кую Әйткәнне, ишеткәннәрне хәтердә калдыру, истә тоту. Борынга сугу (суктыру, чиертү) Өстенлеккә ирешү, каршы якны узу, җиңү. Шунда, бер уңайда, моңарчы үзе белән исәпләшмичәрәк йөрүче --- командирның да борынына чиертәсе килә иде. Г.Бәширов. [Җәләш мулла] --- бар көче белән, тирә-як муллаларының «борынына сугарлык» киенергә тырыша. Г.Ибраһимов. Борын җимерү Авыз-борынны канату (сугып яки бәреп). Борын җыеру Ризасызлык белдерү, баш тарту, килешмәү. Борын күтәрү (чөю) Масаю, тәкәббер кылану, эреләнү, минбеләмлек дәгъвасы белән йөрү. Бәне ташлап, күтәрмә бер дә борның; Яшем төшсә ки, һич тә уңмас урның. Г.Кандалый. Бик мактап җибәрсәң, борынын күтәрүе бар. Г.Мөхәммәтшин. Безнең Омар ягының бер кыз, яшь кенә студентка, бай семьядан, борынын чөеп йөри иде. Г.Ахунов. Җәйгә чыксаң, җилләр өчен Җәй келәткә урыныңны; Миннән артык яр тапмассың, Бик күтәрмә борыныңны. М.Фәйзи. Борынны югары тоту к. борын күтәрү. Борыны белән боз тишү (чоку) Бик үткен, чая кешегә карата әйтелә; теләсә нинди каршылыкны җиңеп чыгу, бирешмәү. Борын салу (салындыру, төшерү), борын салыну (төшү) 1) Йөздә канәгатьсезлек билгесе чагылу, кәеф китү, үпкәләү. Кайнар ашсыз, яңгыр эчендә, дип, Борныгызны салып йөрмәгез, Өстегезгә төшкән бурычларны, Егетләрчә, барын эшләгез. Һ.Такташ. Нишләп, иптәш, монда, берьялгызың гына, әвене янган кеше шикелле, борыныңны салындырып, ни эшләп утырасың? Г.Камал; 2) Мескен хәлгә төшү, элеккеге тәкәббер хәлен югалту. Төшендеңме хәзер син, юлбасар, Ник борыныңны түбән төшердең? Ф.Кәрим. Борын сузу Нәфесен сузу, өметләнеп, кызыгып йөрү. Безнең часовойга маузер төзи, Борынын сузган, канга кызыгып. Ф.Кәрим. Борын төбендә 1) Бик якында, янәшәдә, янында ук. Сәер бит, Казан җиренә басып кергәндә, башкаласының борын төбенә китереп, Иван Грозный иң элек ныгытма корган, аннары Казан илен басып алган. Ш.Маннур; 2) Күптән түгел. Борын төртү (төртеп чыгу) 1) Борынлау (бәпкә, чебеш). Яңа гына күкәйдән борын төртеп чыккан чеби бик җылы сөючән була. А.Расих; 2) Тишелеп чыгу, шыту, шытып чыгу (үсемлек орлыгы). Аннары инеш аръягындагы тау кырыеннан кыяр-кыймас кына борын төртеп чыккан яшь чирәм исе килгәндәй, су буендагы тал бәпкәчекләренең исләре борынын кытыклагандай тоелды. Г.Бәширов. Ул кар астыннан яңа гына борын төрткән умырзаяларның, --- гүзәллеген тасвирларга сүзләр, чагыштырулар, эпитетлар хәзер дә таба алмыйм. Т.Нәҗмиев; 3) күч. Барлыкка килү, туу (яңалык, үзгәрешләр). Яшь шагыйрь С.Рәмиевтә, Дәрдемәндтә, Тукайда борын төрткән яңалыкларны үрчетеп җибәрде, үзеннән күп яңалыклар тудырды. Х.Госман. Борын төртер урын булмау Бик тыгыз булу, басып торырлык та урын калмау. Борын тыгу Берәр эшкә, сүзгә кирәкмәгән җирдә урынсыз катышу, тыгылу, кысылу. Бала-чагасына кадәр зурлар эшенә борынын тыгып йөри. А.Алиш. Аңа гел йөрергә, бөтерелергә, һәркемнең кесәсенә, кызыксынып, борын тыгарга булсын. Г.Мөхәммәтшин. Борын чәйнәшү Үзара тарткалашу, даулашу, сугышу. Мал өчен, корсак өчен бер-берсенең борыннарын чәйнәшәләр дә алар. Һ.Такташ. Борын чөерү Кем белән дә булса мөнәсәбәтне өзү, кемнән-нәрсәдән дә булса читләшү. Борыны белән күкне сукалый (сөрә) мыск. Бик каты масаеп, борынын югары чөеп йөрү. Борыны гына утырып калу Бик нык ябыгу, тире белән сөяккә калу. Соңгы вакытта болай да аның борыны гына утырып калган иде. Г.Әпсәләмов. Борыны кипмәгән кимс. Тәҗрибәсе җитәрлек түгел, яшь-җилкенчәк, тәҗрибәсез. Турысын әйткәндә, борының да кипмәгән. Т.Гыйззәт. Борынын тарту (тартып тору) 1) Нәрсәдер өмет итү; 2) Кыюсызланып, гаебен танып тору. Малай, борынын тартып, курка-курка, нәрсәдер мыгырдый, ләкин җавап бирә алмый. С.Бакиев. Борынын төшерү 1) Күңелен төшерү; 2) Артык узынган, кәперенгән кешегә чик кую. Бик күпне сыпырды инде, әзрәк борынын төшермәссеңме икән, шәкертләр көрәшергә оста булалар алар. М.Гали |