БОРЫЛЫШ и. 1. 1) Суның, юлның борылган урыны; борылма. Борылышка җитәрәк, урман шикелле үсеп утырган киндер арасыннан ике кеше килеп чыкты. И.Гази. Ә мин, җырлый алмый бүгенгене, Шулай ярты юлда ардыммы, Зур елларның бөек борылышында, Ыргытылып, читтә калдыммы? Һ.Такташ. Юл чатларында «бөкеләр» барлыкка килде – егермешәр-утызар машина, бер борылышка бөялеп, алга да, артка да китә алмыйча азаплана торган булдылар. Г.Ахунов. Автобус җиңел генә кузгалып китте һәм, борылышка җитеп, күздән югалды. Г.Мөхәммәтшин

2) Сын, фигурадагы чыгынты, керенте урыннар. Ялтыравыклы яулык япкан, яктыга каршы торганга күрә, зәңгәр юка күлмәге үтәли күренеп, мул тәненең борылышлары шәйләнә, шәрә сыйрагындагы төк бөртекләре алтынланып җемелди. Ә.Гаффар

3) күч. Күчеш, үзгәреш, яңа юнәлеш. Тегесе, эшнең мондый борылыш алырга торуыннан бик үк риза булмыйча (кайсыбызның хатыны алай түгел!), мәгънәле генә бер карап куйды. Ф.Хөсни. Гагра шәһәре шулай минем тормышымда зур борылыш ясады. М.Мәһдиев. Чыннан да, мин тормышта кинәт борылышлар ясаудан курыкмыйм. Р.Корбан. Шушы ярты ел буе алып барган көндәлекләрендә герой үзенең бөтен яшәгән гомерен хәтеренә төшереп бетерә, үз гомерендә булган һәр мөһим күренешне, борылышны, вакыйганы, гыйбрәтне тәфсилләп яза. Г.Гыйльманов

2. с. мәгъ. Үзгәрешләрне, яңа юнәлешләрне билгеләгән. 1395 елда Аксак Тимер гаскәрләре яшәп килгән Алтын Урда дәүләтен җимергәннән соң, аның көнчыгыш төбәкләрендә барлыкка килгән Нугай Урдасы һәм Казан ханлыгы дәвере әлеге тарихи дәвернең иң әһәмиятле борылыш чоры булып тора. М.Әхмәтҗанов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә