БОРЫЛЫ’П-БОРЫЛЫП рәв. 1) Берничә кабат борылыш ясап, берничә мәртәбә әйләнеп. Ил-йорттан чыгып киткәч тә, шикләнебрәк, артларына борылып-борылып карадылар. Р.Сәгъди. Кайчак әле артыңа борылып-борылып карыйсың. Сөембикә 2) Бик күп бормалар, борылышлар ясап. Агачлар арасыннан борылып-борылып киткән юл буенча азрак баргач, алда бер ак нәрсә күренә башлады. Ш.Камал. Борылып-борылып аккан Агыйделкәй Дәрья булмаганга киң түгел. М.Гафури |