БОРЫЛУ ф. 1) Хәрәкәт юнәлешен үзгәртү. Юл, борылып, әле уңга керде, әле сулга ташланды, я көрәнсу төз тасма булып сузылды. Г.Мөхәммәтшин. Малайлар ындырга борылып керделәр. Г.Гобәй 2) Чыккан урынга кире кайту. Гафият абзыйның вакыты юк: мунча керәм, дип барган кеше борылып кайтты. И.Гази. «Ягез, инде сез мине тотыгыз!» дигән сыман, шаян гына сикереш ясап кире борылды һәм урман куелыгы эчендә юк булды... Ә.Фәйзи. Буржуаз илләр өстеннән агулы яңгыр төяп килгән болытлар, безнең ил чигенә җитүгә, кире борылачак. М.Галиев. Эшләрен бетерделәр дә килгән якларына кире борылып китеп бардылар. Г.Ибраһимов 3) Торышын үзгәртү; икенче якка әйләнү. Күз яшьләрен күрсәтмәс өчен, Газинур тиз генә читкә борылды. Г.Әпсәләмов. Кәгазьне сузганда, ул миңа борылды. Ә.Хәбибуллин. Ишектән, авызын ерып, күрше Талип абзыйның кара чутыр малае да чыгып килгәнен күрүгә, Алик аркасы белән борылды. М.Галиев. Илсөярнең ашап утырганын күргәч, артыннан килүче иптәшләренә таба борылды: – Уянган, – диде. Г.Гобәй 4) күч. Икенче юнәлеш алу, башкачага әйләнү, игътибарны читкә юнәлтү. Искәндәр сүзнең болай кинәт кенә үзенә борылуын көтмәгән иде. Г.Мөхәммәтшин 5) күч. Игътибар итү, нәтиҗә ясау. Биредә автор үзе үткән тормыш юлына борылып карый. Ә.Мотыйгуллина. Бөтен дөнья эшчеләре Байга таба борылган, Капиталга каршы бөтен Мылтыклар да корылган. Г.Камал 6) күч. Тормыш агымы, яшәеш тәртибе үзгәрү. --- ул [Аяз Гыйләҗев], Вакыт агышын тоеп, дөнья кайсы якка борыла, тормыш ничек үзгәрә, замана татар халкын, аның гасырлар буена килгән яшәү тәртибен ниндигә әйләндерде --- кешенең кыйбласы кайда, дип, фәлсәфи уйлана. Ф.Ганиева Борыла бару Акрынлап борылу. Сапны гел тарта барасың, самолёт та артка, кирегә борыла бара. С.Баттал Борыла башлау Борылырга тотыну. Сөйләшү бу юнәлешкә борыла башлагач, мин урынымнан кузгалдым. М.Юныс Борыла төшү Беркадәр борылу. Әллә инде күреп тә дикъкать итмәде, мебель комбинаты вәкиле ягына борыла төшеп, сүзен дәвам итте. М.Хәсәнов Борылып китү Кинәт борылыш ясау. Авылга ике чакрым кала, таш юл борылып китә. М.Галиев Борылып кую Кинәт, көтмәгәндә борылу хәрәкәте ясау |