БОРЫЛМАЛЫ с. 1) Борылмалары, борылышлары булган, бормалы. Бишбалтага китүчеләр шул таллар арасыннан бара торган борылмалы һәм сикәлтәле юл буйлап киттеләр. М.Гали

2) күч. Катлаулы, авыр, кыенлыклардан торган. Аның иҗат юлы борылмалы һәм катлаулы булды. М.Җәлил. Киң зал көтәр үзенең җырчысын, Борылмалы озын юллар аша Безгә килгән хисле юлчысын! Н.Баян

3) күч. Яшерен; астыртын, хәйләле. Мирсәй Әмир, --- борылмалы, астыртын юллар аркылы, Миргалинең әшәке каршылыгын сурәтли. М.Җәлил. Хәзергә, болытлар таралганчы, борылмалырак юл тотарга кирәк, бүре дә тук булсын, сарыклар да исән калсын! М.Галәү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә