БОРЫЛМА и. 1. Суның, юлның борылган урыны; к. шулай ук борылыш. Һәрбер юлсыз, куе агачлык арасыннан шундый авыр кабыкларны китерү бик авыр була, төрле борылмада, агачларга эләгеп, кабыклар тәртәдән ычкыналар. М.Гафури. Авылыбызны яртылай әйләндереп алган Агыйдел озынайды, борылмалары ешайды. М.Әмир 2. с. мәгъ. Борыла торган, борма. Турбинаның эчке тәгәрмәче борылма калаклы юнәлткеч тәгәрмәч эченә урнашкан. Физика |