БОРЩ и. рус кулин. Чөгендер, кәбестә һәм төрле тәмләткечләр салып пешерелгән итле аш. [Себер бае:] Сез нинди нәрсә телисез, беренчегә суп әйтикме, борщмы? Г.Камал. Хөрмәт моның белән генә бетмәде, өстәл өстенә кайнар борщ китерелеп куелгач, аңа иң түрдә урын бирделәр. А.Шамов. Борщны табынга биргәндә, аңа каймак та салырга кирәк. Йорт эшләре |