БОРЧЫРЛЫК с. Борчылырга, тынычсызланырга мәҗбүр итә торган, борчу уята торган. Исәнмесез, минем сезне борчырлык йомышым юк. Г.Бәширов. Әйе, бер ана өчен генә түгел, Миңсылу өчен дә, егет хаты алу – көтелмәгән һәм борчырлык, ләкин, шул ук вакытта, йөрәкнең кай төшендәдер ниндидер бер ашкыну хисләрен уятырлык вакыйга булды. Г.Минский |