БОРЧЫЛУ ф. 1. Тынычсызлану, кайгыру, хафалану. Бу хатларның солдат кулына керүе – аларны бик куркытты, Разия да арага керде бугай, дип, үзара борчылдылар. Г.Ибраһимов. Без сакларбыз туган илне, Сез борчылмагыз. М.Җәлил. Сәлим шул турыда уйлап шатланды, ләкин бер үк вакытта борчылды да. Г.Гобәй. Ул, үзенең сорашуы, кызыксынуы белән, Рәүфәнең уяныр-уянмас яткан шикләрен уятып җибәрде һәм аңа борчылырга, газапланырга юл күрсәтте. А.Шамов

2. и. мәгъ. Тынычсызлык, хәсрәт, хафа. Сәмигулла абзый, гадәтенчә, моны бик эшлекле борчылу белән карап тикшереп тора иде. Ф.Әмирхан. Нурый карт йортына тулган халыкны күргәч, матур җиңги Мәфтухадан кияү турындагы хәбәрләрне ишеткәч, Мәрхәбә бөтенләй каушап калды, үги каенанасы Фәтхиянең болай теләр-теләмәс каршы алуын күргәч, аның бу борчылуы тагы да артты. Г.Ибраһимов. Бу сүзләрдә ниндидер кызгану, ярашу, бик нык борчылу һәм күз яшьләре дә бар иде. А.Шамов

Борчыла бару Торган саен ныграк борчылу

Борчыла башлау Борчылырга тотыну. Йөзлебикә Нәфисәнең ялгыз китүенә борчыла башлады. Г.Бәширов

Борчыла төшү Бераз борчылу

Борчылып алу Кыска гына вакыт эчендә, бераз борчылу. Бу эш шулкадәр тиз башкарыла, лейтенант Сабитов «Победа» машинасының иясе белән хәтта саубуллашырга да оныта, ул бу турыда юлда гына исенә төшереп, бераз борчылып ала. Г.Минский

Борчылып йөрү Бертуктаусыз борчылу. Күпме яшерергә тырышсам да, борчылып йөргәнемне Лотфулла абзый белән Фатыйма апа да сизделәр. Г.Галиев

Борчылып тору Әле, хәзерге вакытта борчылу. Синең өчен борчылып тора идем. Т.Гыйззәт

Борчылып чыгу Билгеле бер вакытны кичкәнче борчылу. Төне-төне белән, йокламыйча, борчылып чыгам. Ф.Хөсни



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә