БОРЧУЛЫ с. 1) Тынычлыгы киткән, тынычсызланган, хафалы, дулкынлану белдергән. Борчулы уйлар Гришаның да аяк адымнарын кызулаттылар. А.Әхмәт. Рәүфә, аның борчулы йөрәген тагын да борчымас өчен, газаплы төннәр турында бернәрсә дә әйтмәде. А.Шамов 2) Мәшәкатьле, тынычсыз; шомлы, хәвефле, тәшвишле. Менә авыр, менә борчулы, менә илаһи, эчпошыргыч заманнар! Г.Ибраһимов. Тик бик борчулы чакка очрадык. Т.Гыйззәт |