БОРЧАЛА’У ф. Борчалар күп булып үрчеп китү, борчалар барлыкка килү Борчалап бетү Бик күп булып борча үрчү, тәмам борчага бату. Безнең дә мәче бар иде. Ата мәче. Подвалда ана мәчеләр артыннан сөйрәлеп йөри-йөри, борчалап бетте. Р.Бәшәр Борчалап кую Көтмәгәндә, кинәт борчалау |