БОРЧА’К-БОРЧАК с. 1) Эре тамчылар яки йомры борчак рәвешендәге, борчак хәтле. Пешеп чыккан йөзеннән борчак-борчак тирләрен сөртеп алды. Г.Гобәй. Күз яшьләрем, борчак-борчак булып, Әни итәгенә түгелде. Ә.Рәшит. Йөзендә борчак-борчак тирләр чыккан иде. Казан утлары 2) Борчакка охшашлы, борчак сыман, бөрчекле. Әлеге хатын-кыз затының борчак-борчак ак төшерелешле зәңгәр күлмәгенең итәге сизелер-сизелмәс кенә күтәрелеп тора. Ә.Гаффар |