БОРЧА и. 1) Канатсыз бөҗәкләр отрядыннан, каты хитин япмалы, җитез хәрәкәтләнүчән, җылы кан суырып туклана торган паразит вак бөҗәк. Бөтен төн буенча участокның тузанлы, борчалы, кандалалы каты сәке тактасында аунап, газапланып чыккан студентлар, төрле яктан баш күтәреп, сүгенергә, җырларга, ишек дөбердәтергә тотындылар. Г.Ибраһимов. Бакча ягыннан караганда, түбәндәге атлылар, дөяләр – ак чаршау өстендә кырмыскалар үрмәләгән төсле, җәяүлеләр борчалар кыймылдаган төсле күренәләр. Ш.Камал. Борчаның сикерү ысулы күбебез өчен сер булып кала. Кызыклар дөньясында. Әшәке эт – борчага, яман кеше сүзгә бай. Казан утлары 2) күч. Бик елгыр, җитез, хәрәкәтчән кеше. Ләкин тыштан җиңелчә күренгән бу кеше – борча, кандала кебек хәрәкәтчән, сугышучан бер хәшәрәт. Г.Нигъмәти ◊ Борча ашау, борча керү Тынычсызлау, борчу |