БОРУ I ф. 1) Нинди дә булса әйберне үз күчәрендә әйләндерү. Ә лётчик, әйтерсең бу хәл тормышта түгел, кинода бара иде, әз генә дә каушамыйча, ләкин бик тә җитди кыяфәткә кереп, рульне әле – уңга, әле сулга борды һәм бертуктаусыз тирә-якны күзәтте. Г.Гобәй. Кирәк чакта шул трубаларның краннарын борасың да, балыклар, труба буйлата килеп, үзләре кастрюля эченә сикереп төшәләр. Г.Гобәй

2) Хәрәкәт юнәлешен үзгәртү, икенче юнәлештә хәрәкәт иттерү; борылу. Гомер юлын кая таба борган, Кай җирләрдә «атын» туарган? Ш.Маннур. – Мин, әни, сәгать стрелкасын дөрес бордым, сул якка, – дип, Камил бармаклары белән сул якка бору хәрәкәтен ясап куйды. А.Әхмәт. Ул, мәчет турысыннан үткәч тә, атны урам юлыннан Хөснулла капкасына таба борды. Ш.Камал. Сәлим түзмәде, кызның икенче беләгеннән дә эләктереп, үзенә таба борды. Г.Әпсәләмов. Бу арада аның хыялында гел: тауны тауга бәрү, җирне күккә сугу, дөньяның күчәрен икенче якка бору кебек, гел зур, гел гадәттән тыш олуг булган эшләр генә йөри иде. Г.Ибраһимов

3) Бөтерү; бөтереп урау, төрү. Һәм мыегының ике башын, борыбрак, югары каратып куйды. Ф.Әмирхан. «Әлфиянең туе булганга биш былтыр инде, соңга калгансың, егетем», – дип, икенче бүлмәдән, мыегын бора-бора, Хәнәфи килеп чыкты. Г.Әпсәләмов. Кара бу мыекларны (мыекларын борып күрсәтә). Г.Камал

4) Аяк, кул, баш һ.б.ларны нормаль булмаган торышка китереп каеру; тотып алып чеметү. Кайгырма, Гайшә, мутлана башласа, мин бик тиз колагын борырмын. Ф.Бурнаш. Ашарга беткән, ягарга салам да тапмый, туңып утырган чак күп булды, ләкин шул җәйге байлык – тәмәке өзелмәде, эч ачлыктан бик бора башлаган чакларда, ул, үзенең иске дусты чуваш Емельян бүләк иткән чакма ташын чыгарып, челем кабызып тарта, шуның белән карын бераз тынычланып киткән кебек була иде. Г.Ибраһимов

5) Бау, аркан һ.б.ш. кебек нәрсәләрне, ныклык өчен, берничә катлы итеп үрү, катлап ишү. Аркан бору

6) күч. Мәсьәләне яки фикерне берәр якка юнәлтү. Безнең янга килеп җиткәч, ул сүзен безгә борды. М.Әмир. Тарткан кебек ләкин кулыннан, Уйлар борды аны юлыннан. Ә.Исхак. Гафият мәсьәләне уенга борырга тырышты. И.Гази. – Бераз им-том итеп карадыңмы соң?– диде Шәмгун карт, яңадан сүзне авыруга борып. А.Шамов

7) күч. Буйсындыру, карату. Нәфесне яхшы юлга бору кирәк. М.Гафури. Әмма Мәликә авызын туктатырга да, борырга да, шулай ук тыярга да мөмкин түгел иде. А.Шамов

8) күч. Яңа эчтәлек бирү, иҗтимагый үсеш, хәрәкәт һ.б.ш. га икенче юнәлеш бирү. Ничаклы тырышсагыз да, Никадәр көч куйсагыз да, Тарихны боралмассыз. Ә.Исхак. Айнулла абзый, барысын политикага борасыз, ди. Г.Әпсәләмов

Бора бару Акрын-акрын бору

Бора башлау Борырга тотыну

Бора бирү Боруын дәвам итү. Көнбагыш кояшка гашыйк булып, аның артыннан көннең-көн буе башын бора биреп карап торган кебек, Газинур да һәрвакыт Гали абзыйга таба борылып-борылып карый. Г.Әпсәләмов

Бора тору Һәрберсен, килгән берсен кире бору. Әйтәм бит, халык бик килә эш сорап. «Ни бит, кем, туганкайлар, минәйтәм, булмый, алдан ук вәгъдә иткән кешеләрем бар», – дип, күбесен кире бора торам. Ф.Сафин

Бора төшү Беркадәр, азрак бору, икенче юнәлеш белән хәрәкәт иттерү. – Төнлә бик курыкмадыгызмы? – диде Мостафин, каушавын яшерер өчен. – Булды әзрәк, – дип, кыз тагын, йөзен бора төшеп, күзләрен тутырып карап алды. Х.Камалов

Борып алу 1) Тиз генә юнәлешне үзгәртеп бору. Комга тидергән бармак очы белән самавырга, басып, бер борып алуы була, түгәрәк тәңкә килеп чыга, тагын борып ала – тагын тәңкә. Г.Бәширов

2) Кинәт авырту тою. Эчнең авыртуына түзәр хәл юк, борып-борып ала инде менә. Т.Миңнуллин

3) Эләктереп тоту. Ит беткәч, Царевичны якасыннан борып алып, чәченнән өй стенасындагы ярыкка кыстырып куя. Әкият. Малайның колагыннан борып алдым: – Нәрсә дидең, елан баласы?! З.Мәхмүди

Борып ату 1) Тиз-тиз, аннан-моннан бору

2) күч. Җиңү, өстен чыгу

Борып бетерү 1)Ахырга кадәр бору, беткәнче бору

2) Тулысынча үзгәртү, икенче юнәлешкә бору. Йомшак кына сурәттә, галимнең фикерләрен уңайга борып бетерә. Х.Камалов

Борып җибәрү 1) Юнәлеш биреп, хәрәкәт иттерә башлау. Караңгыда кулга эләккән беренче пластинканы куеп, патефонны борып җибәрдем. И.Гази

2) күч. Кинәт үзгәртү, фикер, сүз барышын башка темага күчерү. Сабир абзый исә – яшьләрнең шаяруын ярата торган кеше, Бикмулланың җитди сүзне уен-көлкегә борып җибәрүенә бер дә кәефе кырылмады. Ә.Еники

3) күч. к. борып чыгару ( 2 мәгъ.). Гидростройга барсагыз, борып җибәрмиләр инде. Үзләренең дә сезгә йомышлары төшә бит... Р.Вәлиев. Минһаҗ аны, сөйләшмичә, өч тапкыр кире борып җибәргән. Г.Бәширов. Җитмеш яшьлек карт, колхоз эше белән өч тапкыр бара, ә алар аны, алдалап, ишек төбеннән борып җибәрәләр. Г.Әпсәләмов

Борып җиткерү Тиешенчә бору

Борып карау Борырга омтылу. Тегеләй итте, болайга борып карады мәсьәләне, әмма Сакмановка каршы «эш» ача алмады. Т.Галиуллин

Борып кую 1) Борылган хәлгә китереп калдыру. Уникегә борып куйдым Куен сәгатьләремне. Җыр

2) күч. Кинәт үзгәртү, фикер, сүз барышын башка темага күчерү. – Тәки маллар көтүдән каладырые, – дип, сүзне шома гына борып куйды Хәдичә апа. М.Маликова

Борып салу к. борып ату

Борып тору Даими рәвештә, һәрвакыт бору. Башыгызны югары күтәрүдә, түбән салуда яки бер тарафка борып торуда гадәттән артык итмәгез. Р.Фәхреддин

Борып чыгару 1) Төбеннән, борып, каерып алу

2) күч. Йомыш белән килгән кешенең үтенечен кире кагып кайтарып җибәрү, кабул итмәү. Тагын тыңламыйча булмый, бик кыен елларда, хезмәт хакын бирмичә, борып чыгарырга тырышмады бит. Т.Нәҗмиев. Шабановларда күршене борып чыгару гадәте юк. А.Гыйләҗев

Борып чыгу Барысын да рәттән бору



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә