БОРТ и. нем.<фр. 1) Оча торган аппаратның, судноларның, йөк машиналарының һ.б.ш.ның ян-як стеналары. Берзаман күземне ертып ачсам, машина бортлары каерылган, иптәшләрем ак карга шыбыр-шыбыр коелалар. А.Гыйләҗев. «Лотос»ны уң борты белән амбарлар каршына куйганнар. Ә.Хәбибуллин 2) Очкычның яки судноның эче. Команда төн буе китның судно бортына --- беркетелгән гәүдәсен эшкәртә. Кызыклар дөньясында 3) Бильярд өстәленең ян стенасы 4) Нәрсәнең дә булса кырые, ян-як стенасы. Шайба бортка килеп бәрелде. Өстәлләрнең кырыйлары бәләкәй бортларга күтәрелгән. Ә.Хәбибуллин 5) Каплама (киемнең төймәле яки элмәкле кырые) |