БОРСАЛАНУ ф. диал. Борчылу, пошыну, үзенә урын тапмау, хафалану. Кәримә, борсаланып, Әсгатьнең җиңенә кагылды. Р.Хафизова. Пәрдәләрен корып, йокларга яткач та, озак кына түшәгендә борсаланды ул. Н.Гыйматдинова. Еш кына шушы авыр халәттә, төннәрен, йоклый алмыйча, үзенә-үзе урын таба алмагандай, борсаланып уздыра ул. З.Фәйзи

Борсалана башлау Борсаланырга тотыну. Ниһаять, малайның йокысы сизгерләнде, ул борсалана башлады, ыңгырашып куйды. А.Тимергалин

Борсалана төшү Бераз борсалану

Борсаланып алу Кыска гына вакытка тынычлыгын югалту. Төп тәңре Ирсан утырган җирендә борсаланып алды. М.Хәбибуллин

Борсаланып бетү Бик нык борсалану

Борсаланып йөрү Озак вакытлар үзенә-үзе урын тапмый тынычсызлану. «Юк инде! Юкка борсаланып йөрмә инде! Йоклый ич инде Вера!» – дип, үз-үземне тынычландырырга телим. М.Вәли-Барҗылы

Борсаланып кую Кинәт борсалану, аз гына вакытка тынычсызлык кичерү. Кыз борсаланып куйды: – Ә нигә Әмәткә барабыз? Р.Зәйдулла. Өлкән равва кәнәфиендә борсаланып куйды һәм, ишек сакчысына: – Миңа Рәшидә абыстайны дәш, – дип, урыныннан торып йөреп килде. М.Хәбибуллин

Борсаланып тору Әле, хәзер, күз алдында борсалану

Борсаланып чыгу Билгеле бер вакыт дәвамында, шул вакытның башыннан ахырына кадәр борсалану. Төн буена борсаланып чыктым. Коточкыч арыган булсам да, үлеп йокы килсә дә, бер генә мәлгә булса да черем итә алмадым. Р.Батулла

Борсаланып яту Әле, хәзер тынычсыз хәлдә булу. Малай, төне буе, йоклап китә алмый борсаланып ятты. Л.Гыймадиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә