БОРНА’У ф. 1) Шыту, тишелеп чыгу. Таш койма өстендә борнап үскән кәрлә карама агачы турында туктап калам. Н.Хәсәнов 2) к. борынлау ( 2 мәгъ.) Борнап килү Акрынлап борынлау; яңа гына борынлау. Тик шулай да айлар буена сузылган ачлык, эчкә төшкән салкыннар, әнисенең үз җылысын, үз сыныгын биреп саклап килүенә карамастан, аңар [балага] үзенең шаукымын тидереп өлгергән, яңа борнап килгән бу яшь үсенте, түзәр-түзәр дә, иртә килгән салкын кыраудан шиңеп калган гөлчәчәктәй, беркөн дәррәү сулып төшәр кебек иде. Г.Гобәй Борнап чыгу 1) Яңа гына тишелү, шыткан гына булу. Урамда яшел хәтфә төсле чирәм борнап чыкты. Р.Гарипов 2) Йомырка кабыгын томшыгы белән тишеп, кош баласы туу. Быел минем, әллә нишләп, каздан бәхет булмады. Ике оядан барлыгы сигезе борнап чыкты. К.Тинчурин |