БОРМАЛЫ с. 1. 1) Бормалары, борылмалары булган; борылмалы. Рәтләре бормалы бер-ике участокны кабат чәчәргә туры килде. Җ.Рәхимов. Бормалы су буйларында Үскән зифа буйлары. Н.Исәнбәт. Аның күз алдына тагын агым су буйлары, аның яшел болыннары, бормалы тугайлары килеп басты. Г.Бәширов. Андый чакларда тәрәзәдән зәңгәр күлләр, бормалы инеш-елгалар күренеп кала. Т.Әйди

2) Кинаяле, читләтеп әйтелгән. Җиңел, уен-көлке һәм нечкә бормалы сүзләр сөйләүгә сәләте бик чамалы. Ш.Камал

2. рәв. мәгъ. Тавыш тембрын үзгәртеп, бормалар ясап, бизәкләп, катлауландырып. Ни дим? Хәй, өйрәт безне бормалырак итеп [җырларга]. М.Фәйзи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә