БОРМАЛАНУ ф. Күп бормалы булу, борма-борма булып сузылу, бормалар ясау. Чыкты болыт, шомлы җилләр исте Бормаланып аккан су буйлап. Ә.Ерикәй Бормалана бару Торган саен күбрәк бормалану Бормалана башлау Бормаланырга тотыну Бормалана төшү Бераз бормалану Бормаланып бару к. бормалана бару. Ул [җәяүлеләр сукмагы] куе агачлыклар арасыннан, тау битенә бер күтәрелеп, бер төшеп, чокырлар аша салынган тар күперләрдән узып, бормаланып бара. Ә.Еники Бормаланып бетү Бик нык бормалану. Язмышның үз юлы, үз сукмагы бар икән шул, аз гына саксызлык күрсәттеңме, уйлап җиткермәдеңме – ул сине бормаланып беткән әлеге сукмагына алып кереп китә, йә бөтенләй адаштыра ---. Г.Гомәр. Чабышлар да башка, «тайлар» башка, Бормаланып беткән тугайлар... К.Сибгатуллин Бормаланып китү Билгеле бер урында борылыш ясау; бормалары бик күп булу. Басу капкасын чыгып бераз баргач, уңга бормаланып киткән юлга карыйм. Рифә Рахман. Ул да булмый, аның күз алдына бормаланып киткән тар гына болын юлы килә. Ә.Еники Бормаланып тору Һәрвакыт, гел бормаланган хәлдә булу Бормаланып яту к. бормаланып тору. Ялгыш төшеп калган көмеш пута кебек, Идел бормаланып ята. Л.Ихсанова |