БОРМА и. 1. 1) Дуга рәвешендәге бөгелеш, борылыш ясаган урын, борылма. Агыйдел, безнең ындыр турында кинәт бер борма ясап, авылның эченә керә язып кала. Г.Ибраһимов 2) Тавышның төшүе, күтәрелүе, озынлыгы белән бәйле аһәңдәге үзгәлек. Аннары, тавышы белән әллә нинди бормалар ясый-ясый, шашынып сайрарга тотынды. Р.Хафизова 2. с. мәгъ. Борылмалары булган, борылмалы, бормалы, боргаланган. Син юк инде, Ләкин әле дә тора Син эшләгән борма забойлар. Ш.Маннур |