БОРЛЫГУ ф. 1) диал. Борчылу, кайгыру, көенү, тынычсызлану. Гарьсенәм дә, борлыгам да Керәмен өйгә: Меңенче кат сорау белән Карыйм әтигә. Ш.Маннур . Күз төпләре караеп баткан килеш, борлыгып, ниләр күрербез икән, дигәндәй көтеп, карап тора башладылар. Х.Сарьян 2) Быгырдау, быгыр-быгыр итү, быгырдаган тавыш чыгару. [Пәхри] Көлеп тә җибәрде, авызына су да борлыгып керде. Х.Җәмил Борлыгып йөрү Озак вакытлар дәвамында борлыгу. Авылда Сөембикәне кызганучылар да табылды: «Әтиең булса, болай борлыгып йөрмәс идең, нинди кешене китәргә мәҗбүр итте бит, Алланың ачы каһәре төшкере», – диделәр. Ф.Садриев |