БОРДЮР и. фр. 1) Тукыма һәм обой кырыйларындагы бизәкле юл; кайма

2) Түшәм һәм стена кырыйлары буйлап төшерелгән бизәк

3) Транспорт йөри торган юлны җәяүлеләр йөри торган юлдан аерып куйган тар полоса. Юл читләрендә бер исән бордюр юк. Ел саен юлларга ямау өстенә ямау салынган. 3.Дәүләтов. Машина, алагаем тизлек белән гөрселдәп, алгы тәгәрмәче белән бордюр ташына килеп бәрелде. М.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә