БОРГЫЧЛА’У ф. 1) Боргыч белән борып ныгыту. Ул безнең комсомол секретаре иде, значокның шәбе икән анда: астан боргычлап беркетеп куя торганы. М.Маликова

2) Ычкынмаслык итеп урап, каты итеп тарттырып яки чорнап кую. Ул --- корзина үрергә дип кискән тал чыбыкларын бәйләмгә бәйләп маташканда, берәү аның сукыр як кырыеннан сиздермичә генә килеп, --- сап-салкын сүс бауны кинәт аның муенына салып, зур көч белән боргычлап кысып алды. Ш.Камал. Салкын бураннарда тукталып торган мәктәп ачылды, киез итекләренә тимераякларын боргычлап бәйләгән малайлар авылның аргы башыннан да, бирге башыннан да дәрескә чабыша башладылар. Р.Мирхәйдәров

3) Бармаклар белән эләктереп бору, чеметү. Мин булсам, тәннәрен боргычлап-боргычлап чеметеп алыр идем (кулы белән боргычлап күрсәтә). Г.Камал

4) күч. Үз ихтыярына, хөкеменә алу, буйсындыру. Берсен тот та, боргычлап, үзеңнеке ит. Г.Сәгыйров. Кулын боргычлап, иманын үтүкләсеннәр ул бандитның! Н.Гыйматдинова

5) күч. Зур таләпләр кую, үзиреклеккә юл куймау. Дисциплинаны яман боргычладылар, өйрәнүләр кызганнан-кыза, көне-төне – киңәшмә, утырыш... И.Гази. Чикерткәне шулай боргычлап өйрәткәннән соң, хәлфә, чатырдан чыгып, кәрван ягын күзәтергә тотына. Ә.Еники

6) күч. Каты итеп ачулану, сүгү. Карап-карап тордык та без Алдык үзен боргычлап, Син күр, мин күр, шуннан бирле Тора әле тынычлап. Ш.Галиев

7) күч. Борчып, тынычсызлап тору; авырттыру. Чигәсен боргычлап, уй артыннан уй туды. Г.Минский

◊ Боргычлап тоту Кул астындагы яки гаиләсендәге кешене нык буйсындыру

Боргычлап алу 1) Нык итеп боргычлау. Алар әүвәл минем озын чәчемне боргычлап алып, аннары култык асларыннан эләктереп, ярга чыгарып сузып салдылар, йоткан суларымны бушаттырып, аннан-моннан каккалап, җан өрделәр... Р.Әмирхан

2) Кыска вакыт эчендә, бераз боргычлау. Аны күрсәткәнгә үземне-үзем боргычлап алдым. Ә.Хәбибуллин

3) күч. Бик нык буйсындыру, кемне дә булса үзенең ихтыярында, хөкемендә тоту. Ә менә безнең байларның хатыннары бөтенләй моның киресенчә: ирләренең муеннарына тәмам менеп атланганнар да, ирләрен авызлыклап, боргычлап алганнар. Г.Камал

Боргычлап җиткерү Тиешле дәрәҗәдә, кузгалмаслык итеп боргычлау

Боргычлап китү Ниндидер сәбәптән, вакыттан соң боргычларга тотыну . Инсафлар звенолардан юл салып, боргычлап китсәләр дә, «соңгы сүзне» барыбер кызлар «әйтә». Ф.Абдуллин

Боргычлап кую Боргычланган хәлгә китереп калдыру. [Бүрәнәләрне] Ишелмәсен өчен, чәнти бармак юанлыгы шып белән урап боргычлап куялар. К.Кәримов

Боргычлап ташлау Кинәт кенә, тиз арада нык итеп боргычлау. Әйе! Заманында артыграк боргычлап ташлаган идем шул. М.Хәсәнов

Боргычлап тору Гел, һәрвакыт боргычлау. Мужик халкы гел боргычлап торуны гына белә. Г.Бәширов. Күп очракта бер бичара ирне Гел боргычлап торса хатыны. Монда башка тормыш хөкем сөрә: Һәр кетәктә – әтәч законы. Ч.Мусин

Боргычлап чыгу Һәрберсен берәм-берәм, башыннан ахырына кадәр боргычлау

Боргычлый бирү Боргычлауны дәвам итү

Боргычлый төшү Тагы да бераз боргычлау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә