БОРГЫЧ и. 1) Борып, ныгытып куя торган эш коралы, җайланма. Газинур ишек төбендәге Сабир бабайга: «Боргычны алырга онытма!» – дип кычкырды да әтисе белән энесе артыннан йөгерде. Г.Әпсәләмов

2) Бора торган механизм (мәс., пружиналы сәгатьтә)

3) Скрипка кылын борып тарттыра торган җайланма

4) Капка яки ишек яңагына кагылган кадак тирәсендә әйләнә торган тубырчыктан гыйбарәт бик; бака

5) күч. Буйсындыручы, ирексезләп мәҗбүр итүче. Кузгатмаулары хәерле, Черек күлдә боргычларның осталары утыра: «ә» дигәнне «җә» дип язып куярлар да, кәкре-бөкре имза салганыңны сизми дә калырсың! А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә