БОРГАЛА’У ф. 1. 1) Нәрсәне дә булса төрле якка бору, кабат-кабат бору, төрлечә хәрәкәтләндерү. [Сөләй] Салынкы иңбашын тагы да салындыра төшеп, станок тоткычларын боргалый. Н.Хәсәнов. Ләкин төш вакытларында һава үзгәреп, җил көчәеп китте, көймәне һәм җилкәнне төрле тарафка боргалый, уйната башлады. К.Бикколов

2) Киная белән читләтеп сөйләү; дөресен әйтмәү, алдау. Юкны боргалап маташкан буласың. Ш.Камал. Ә Әхмәй шаян, күзләре әле – миңа, әле – секретарьга, әле Лирага сикерәләр. Үзе көлә, туры гына җавап бирми, боргалый. М.Әмир

2. боргалап рәв. мәгъ. Борылмалы сызыклар ясап, бормалы итеп, бормалап. Имза «М» хәрефе, тагын «А»га башланган ниндидер фамилиядән гыйбарәт булып, танырлык түгел, бик боргалап язылган иде. Г.Гобәй

Боргалап алу Кыска вакыт эчендә боргалау. Башын як-ягына боргалап алды, бераз янга авыштырып кигән, шактый искергән күн фуражкасында кичке якка авышкан тонык кояш нурлары ялтырап китте. Н.Хәсәнов

Боргалап бетерү Гадәттән тыш күп бормалар ясау. Барча гайрәтен уң кулына туплады, кул буыннарын шарт-шорт боргалап бетерде. Х.Камалов

Боргалап җибәрү Бераз бормалар да ясау

Боргалап кую Бераз боргалап алу

Боргалап тору Әле, күз алдында боргалау . Ата каз сыман, муенын як-якка боргалап торгач, бүреген күтәребрәк куйды, тәмәке кабызды. Р.Вәлиев

Боргалый башлау Боргаларга тотыну. Митричев, атып егачак иң беренче корбанын эзләгәндәй, зәһәрләнеп ялтыраган күзләрен кыскан килеш, тешләрен шыкырдатып, пулемётның көпшәсен уңнан сулга, аннары сулдан уңга боргалый башлады. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә