БОРГАЛАНЫ’П-СЫРГАЛАНЫП рәв. 1) Бормалар ясап; урала-урала, бормаланып-бормаланып. Боргаланып-сыргаланып, сикереп-сикереп, су ага. Ә.Ерикәй 2) күч. Гәүдәне боргалап, гәүдә белән сыгылмалы хәрәкәт ясап. Тәлгәш-тәлгәш булып утырган чикләвекләр күрсәм дә, боргаланып-сыргаланып шуышучы еланга охшаган агач тамыры очратсам да, су буеннан матур ташлар тапсам да, сөенә-сөенә, таныш урынга алып киләм. Ф.Яруллин 3) күч. Ялагайланып, ярарга тырышып. Иделгә балыкка баргач, үзең дә күреп тордың. Әхмәтең Марс Галиханович каршында боргаланып-сыргаланып кына йөрде. Билләһи, бу кадәр тормыш артисты булып яралыр икән! Өтәләнә генә. Н.Хәсәнов 4) күч. Кыланып, уйнап, шаяртып. Мин, Дилбәр туташ, боргаланып-сыргаланып, ике сөйләргә яратмыйм. К.Тинчурин // Назланып, иркәләнеп. Алайса, нигә боргаланып-сыргаланып торырга? Тотыгыз да җырлагыз! А.Гыйләҗев |