БОРГАЛАНУ ф. 1) Төрле якка борылу, юнәлешен үзгәртә-үзгәртә хәрәкәт итү. Суалчан – оялчан, боргаланды да сыргаланды. А.Алиш. Ул боргаланган ямьле сукмак буйлары. Н.Исәнбәт. Ул еракка – тәртипсез сибелгән шикелле берсе өстенә берсе өелгән йортларга, алар арасыннан, тар ачыклыклар булып, боргаланып, чәбәләнеп сузылган урамнарга карый. А.Шамов. Ул, башын түбән иеп, тузган чабаталары белән тузан күтәрә-күтәрә, олы юл буйлап атлый, артыннан, елан кебек боргаланып, озын чыбыркысы сөйрәлә. Г.Әпсәләмов

2) Сыгылмалы хәрәкәтләр ясап атлау. Әнә оялганлыгын юри белдерергә тырышкан төсле кыланып, боргалана-боргалана, алсу-ак кофталы бер кыз килә. М.Әмир

3) Назлану, иркәләнү, кылану

4) күч. Фикерне төгәл итеп әйтмәү, хәйлә белән, туры җаваптан качу. Бу карт төлке, дим, юкка боргаланмыйдыр. Г.Ибраһимов. Сөясеңме, сөймисеңме? Боргаланмый әйтсәнә. М.Фәйзи. Боргалану гадәтем юк, Булмагач, нишләтәсең. З.Мансур

Боргалана бару Тагын да ныграк боргалану

Боргалана башлау Боргаланырга тотыну. Алып Бәргән куркыныч зат Гыйфритне күзләре белән эзли, боргалана башлады. Р.Батулла

Боргалана төшү Бераз боргалану

Боргаланып алу Кыска вакыт эчендә боргаланган хәрәкәт ясау. Кәбир утырган урынында боргаланып алды да, кашларын җимереп, кулын селтәде. Г.Бәширов

Боргаланып бетү Бик күп борылмалар ясау. Үзе җилкәсе аркылы боргаланып-боргаланып беткән бер быргы таккан, ди. А.Алиш

Боргаланып йөрү Бертуктаусыз, һәр җирдә боргалану. Боргаланып йөргән булып, Кызлар үзен сөйдерә. Т.Миңнуллин

Боргаланып кую Бер тапкыр боргаланган хәрәкәт ясау. Яһүдә урындыгында боргаланып куйды: – Начар кеше димләмибез без сиңа, менә дигән хатын. Д.Бүләков

Боргаланып тору Бертуктаусыз боргалану. Иркә малай, үзенең ятлап алган җавабын берьюлы гына әйтми, боргаланып тора яки, кыланып, берәр тозсыз җавап кайтара иде. Ә.Фәйзи

Боргаланып утыру к. боргаланып тору. Доганың буеннан-буена, Том урынында боргаланып утырды. М.Твен

Боргаланып чыгу Билгеле бер вакыт дәвамында боргалану, шул вакытның башыннан ахырына кадәр боргалану. Төне буе урын өстендә боргаланып чыкты Сөмбелә. К.Кәримов

Боргаланып яту Бертуктаусыз боргалану. Шунысы яхшы: бүтәннәр кебек боргаланып ятмыйм. Ә.Хәбибуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә