БОРГАЛАНА’-СЫРГАЛАНА рәв. 1) Борма-борма булып сузылып, төрле юнәлештә бормалар ясап; уралып, бормаланып-бормаланып. Юлның уң ягында, яшел сыртын калкытып, озын тау сузылып ята; аңа сыенып, боргалана-сыргалана, тар гына су ага ---. И.Гази . Ә җәяүле буран басылган, күзне бумый, Юл да, ялтырап, боргаланып киткән бик ерак – Мин кайтасы якка ашыга. Р.Харис 2) Гәүдәне төрле якка боргалап, бөтен гәүдә белән сыгылмалы хәрәкәт ясап. Кызлар, саплы көзгеләр тотып, боргалана-сыргалана бии башлыйлар. Н.Исәнбәт. Тәңкә өрүеннән туктады һәм, боргалана-сыргалана, Мәдинә янына килде. Ш.Камал |