БОРАУЛАУЧЫ и. Скважиналар бораулау белән шөгыльләнүче эшче. Арслан шушы атнада бораулаучылар мәктәбенә – Уфага китәргә җыена. Г.Ахунов. Күршеләргә кунаклар килеп төште: бораулаучы Габделнур абый, аның хатыны Фирдәвес апа һәм аларның дүрт яшьлек уллары Ризван. Э.Касыймов. Бораулаучылар кәрваны чыгып киткәч, паром җиңеләеп, сикереп куйды. К.Кәримов |