БОРАУЛА’У ф. 1) Борау белән тишек ясау. Без бораулап тапкан нефть. Г.Рәхим. Бораулыйм Җир шарын – Корыч, бакыр чыгарам. Х.Кәрим. Җирне әнә шул корыч долото бораулый инде. А.Әхмәт. Таштан эш кораллары ясаганда, алар юну, кисү, бораулап тишү кебек яңа алымнар куллана башлаганнар. Татарстан тарихыннан хикәяләр

2) Тау токымнарында, грунтта тирән тишекләр, скважиналар тишү. Яңа бригада, үзе бораулаган беренче нефть скважинасын ташлап китәргә теләмичә, буровой янында бик озак шаулашты. Г.Ахунов. Аны чыгару өчен, скважиналар бораулыйлар. Химия

3) күч. Тынычсызлау, борчу, әрнетү, тырнап тору. Кыңгырау тавышы миләрне бораулап керә. М.Галиев. Шул сорау аларның миләрен бораулый иде. Х.Кәрим

4) күч. Зур игътибар белән, текәлеп, бик нык сынап карау. Урамында да кеше күзенә күренерлек түгел иде: һәммәсе яндырып, бораулап карый сыман. Э.Касыймов. Артыннан ничәмә ничә күз, нинди мыскыл белән карый торган күзләр бит әле, аның аркасын бораулап тишкәләгән сыман тоелды. Ә.Фәйзи

Бораулап алу Аз вакыт арасында, тиз арада бораулау. «Игезәкләр түгелме соң болар?» дигән уй Алып Бәргән зиһенен бораулап алды. Р.Батулла

Бораулап бару Торган саен ныграк бораулау. Юлда Җамалиның исерек миен бернәрсә һаман бораулап барды. Г.Ибраһимов. Аның ачынып әйткән сүзләре менә хәзер дә зиһенемне бораулап бара. Р.Батулла

Бораулап бетерү 1) Бораулау эшен төгәлләү

2) Тәмам, бик нык бораулау

Бораулап йөрү Бертуктаусыз бораулау. Аннан соң... аннан соң әле аның күңелен кытыклап, миен бораулап йөргән башка планнары да бар... Җ.Дәрзаман

Бораулап килү Күптәннән, электән үк даими бораулау

Бораулап тору 1) Әле, хәзер, күз алдында бораулау

2) Бертуктаусыз, һаман бораулау. Хат, гомере буенча, Халисәнең миен бораулап торды. Т.Галиуллин

Бораулап узу Әле, хәзер, кинәт бораулау. «Мич башыннан төшәсем калмаган икән лә!» дигән үкенечле уй шул мизгел эчендә миен бораулап узды. З.Хөснетдинов

Бораулый башлау Борауларга тотыну. Юк, иртәгәдән үк скважина салырга, җирне бораулый башларга кирәк. А.Әхмәт. [Сәхипҗамал:] Шул яңа мотор белән без хәзер көненә 6 7 метр бораулый башладык. А.Әхмәт

Бораулый килү Күптәннән бирле, даими бораулау. Фәгыйлә апайның авыр тормыш юлы, Г.Тукай турындагы хатирәләре минем башымнан чыкмады, һаман хәтердә сакланып, миемне өзлексез «бораулый» килде. С.Сабиров

Бораулый төшү Тагы да бераз бораулау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә