БОРА’У и. 1) Агачка, тимергә һ.б.ш.га түгәрәк тишек тишә торган эш коралы. Стенада әллә ничә төрле пычкы, өтерге, стамеска һәм эреле-ваклы бораулар тезелеп киткән. Г.Бәширов. Үткен очлы таш кисәкләрен тишкеч, өтерге, борау итеп кулланганнар. Татарстан тарихыннан хикәяләр

2) Скважина бораулау машинасы. Җиргә борауны батырганчы, буровойның үзен төзи-төзи дә өч-дүрт ай чиләнергә туры килә безнең якташларга. Ә.Маликов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә