БОРАЙ и. 1) Бодайның бер төре булган бөртекле ашлык атамасы. Яңа килгән колхоз председателенең борай белән бодайны аеруы чамалы, диләр диюен... К.Тинчурин. Селкенеп, дулкынланып тора матур ашлыклары, Ямь-яшел хәтфә кеби арыш, борай, солы, тары. М.Гафури. Басу-кырлардагы серкәләнеп утырган арышны, ипле генә калкынып-тернәкләнеп килгән бодай белән борайны, солы белән тарыны күреп сөенәләр картлар. К.Миңлебаев

2) Шул үсемлекнең орлыгы, бөртеге яки оны. Базарда арышы, бодае, тарысы, арпасы, дисеңме, ногыт яисә борай, дисеңме – барсы да бар. Ф.Латыйфи. Ул [ярма яргыч] ике бүлемнән гыйбарәт булып, бер бүлегендә – солы, борай, карабодай ярмалары, икенче бүлегендә тары ярыла икән. М.Гали. Мин авылга кайтып төшкәндә, солы, борайны чәчеп бетереп, тары, карабодайга яңа чыкканнар гына иде әле. Г.Ибраһимов. Бер авылда аларга колхоз борай ярмасы биргән. Сара апа шул борайдан ботка пешергән. Х.Бигичев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә