БОРАДӘР и. фар. иск. 1) Ир туган. Борадәрләр шул рәвешчә үстеләр, гәрчә боларның табигатьләре вә теләкләре бөтенләй башка булса да, бу ике карендәш үз араларында бик дус вә берсе-берсенә тәмам багланган иделәр. Г.Тукай. Казан җире – минем йортым, Сафа Гәрәй хан – минем борадәрем. Г.Гобәйдуллин. Бәс имди Даһханә сонда калсын, Сәлимә ханым, Басрадан Багдадка сыйххәт вә гафият кайтып җиткәч, борадәре Габдулла хәлифәнең янына кергәч, сәламнан соң әйтте ---. Мең дә бер сәхәр

2) Эндәшү сүзе; туганкай . Борадәр, сезгә үтенәм, сәлам йазып, Күзең сал – Мәрҗани ул Тимерказык. Акмулла

3) Дус, иптәш. Имеш, Владимир, үз тирәләрендә таларга нәрсә беткәч, безнең шәһәрләребезне барып таларга кирәк дип, үзенең борадәре белән киңәш кылган. Г.Гобәйдуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә