БОМБАРДИРО’ВЩИК и. рус 1) Бомбага тота торган хәрби самолёт. Баш очыбызда бомбардировщиклар очуын да, туплар шартлавын да ишеткәнебез юк. Р.Хафизова. Ул арада Иделнең югары ягыннан, якын-тирәне шаулатып, бомбардировщиклар төркеме килеп чыкты. Г.Бәширов. Нәкъ шул чакта өстән, котырган эт шикелле усал үкереп, немец бомбардировщиклары узып китте. Г.Гобәй 2) Бомбардировщиклар авиациясендә хезмәт итүче очучы. Ул да очучы, тик истребитель түгел, бомбардировщик. С.Баттал |