БОЛЬШЕВИК и. рус Большевиклар партиясе әгъзасы, большевизм тарафдары. Кайберәүләр аны, Казан ханлыгы җимерелү чоры хаины – сатлыкҗан Шаһгали белән чагыштырып, татар халкын большевикларга сатуда гаепләсәләр, икенчеләре аны милләтне инкыйраздан коткарып калырга омтылган каһарман дәрәҗәсенә күтәрәләр. Т.Галиуллин. Оренбург ак бандалардан яңа әрчелеп, җимереклеккә каршы көрәш башлап торганда, ул, Оренбург большевиклары һәм пролетарлары белән берлектә, җаваплы постларда торып эшләде. М.Җәлил. Йөрәгенең бөтен ялкынын, бөтен сәләтен революция юлына биргән Дзержинский кебек батыр йөрәкле революционерлар, я булмаса, үзебезнең Сәръян абыйлардай нык большевиклар искә төшә. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә