БОЛЬШЕВИЗМ и. рус ХХ гасыр башында Ленин җитәкчелегендә Россиядә барлыкка килгән, марксистик теориягә нигезләнгән революцион хәрәкәт. Сталинмы – совет режимын күралмаган, большевизмнан нәфрәтләнгән беренчеләрдән берсе булды ул изге грузин... А.Гыйләҗев. Союзниклар большевизмны телиләр буарга, ләкин үзләренә туры килә эчләрен уарга. Г.Камал. Мәскәү кебек, Петроград кебек, пролетариат күп булган урыннарда алар, ничек кирәк алай эләгеп торалар, әмма провинциядә халык инде большевизм чиреннән сәламәтләнеп килә. И.Гази. «Большевизм коткысы»на каршы көрәшү исә, хәзергә хәтле булган шикелле, моннан соң да, үзе үк большевизмны көчәйтүгә булышлык итәчәк. Ш.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә