БОЛЬНИ’ЦА и. рус сөйл. Авыруларны савыкканга кадәр үзендә тотып дәвалый торган учреждение; хастаханә. Мәрданша бабайны, аның ай-ваена карамыйча, шалаштан туп-туры больницага илтеп салдылар. Г.Гобәй. Мондый хәлдән, мондый җәфалы ялгызлыктан котылу юлларын эзли торгач, Әминә шәһәр больницасына, медицина сестрасы булып, кичке сменага эшкә керде. Г.Минский. Ул хәзер больницада, имеш, доктор караганда, хәле начар, үләр, дип әйткән, имеш. Г.Ибраһимов |